Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 297 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә 4 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 40 кеше хастаханәгә озатылган, 257 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 126, Чаллыда — 46, Яшел Үзәндә — 20, Чистайда — 12, Түбән Камада — 8, Лаешта, Нурлатта — 7, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай районнарында — 6, Балтач, Биектауда — 5, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Минзәләдә — 4, Азнакай, Лениногорскта — 3, Апас, Арча, Бөгелмә, Кама Тамагы, Мамадыш, Питрәч, Спас һәм Ютазы районнарында — икешәр, Әгерҗе, Әтнә, Югары Ослан, Мөслим, Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

24 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 45 525 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 38 302 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 55 кеше.

Барлыгы 2 357 399 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 884 121 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев