Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 13, Чаллыда — 5, Азнакай һәм Лениногорск районнарында — 3шәр, Питрәч һәм Балык Бистәсендә — 2шәр, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

16 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 964 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 088 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше, бер атнада — 302.

Спутник-V вакцинасы белән 192 915 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 5 557 кешегә арткан). Шуларның 114 425е прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X