Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

19 кеше хастаханәләргә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 8, Түбән Камада — 2, Азнакай, Балтач, Юиектау, Лаеш, Минзәлә, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

20 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 140 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 080 кеше савыккан, узган тәүлектә — 44 кеше.
Барлыгы 308 977 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 224 689 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев