Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 35 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 17 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 19, Буада 4 кешедә коронавирус инфекциясе теркәлгән.Арча, Нурлат районнарында икешәр кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.
10 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7515 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6369 кеше савыккан, узган тәүлектә — 7 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев