Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 47 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада коронавирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 30, Лаеш районында — 5, Чаллыда — 4, Азнакай һәм Алексеевск районнарында — 2, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

14 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 047 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 621 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 51 кеше.

Барлыгы 688 281 кешегә прививка ясалган. Шулардан 439 857 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 


Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев