Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 47 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 47 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 24, Нурлат һәм Чистайда — 3шәр, Чаллы, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Лаеш һәм Сарман районнарында — икешәр, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Биектау, Лениногорск районнарында берешәр очрак ачыкланган.

28 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 771 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 116 кеше савыккан, узган тәүлектә — 36 кеше.
Барлыгы 792 427 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 564 879 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев