Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 47 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7644 кеше савыккан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 47 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
11 кеше хастаханәләргә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 1, 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда 21 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Нурлат һәм Саба районнарында — бишәр, Балтачта 3 очрак расланган. Чүпрәле, Лаеш, Спас һәм Чистай районнарында икешәр очрак теркәлгән. Баулы, Бөгелмә, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.
4 ноябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 8596 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7644 кеше савыккан, узган тәүлектә — 38 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев