Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 27, Чаллыда — 10, Лаешта — 3, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районында икешәр, Актаныш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Минзәлә, Мөслим районнарында берешәр очрак ачыкланган.

23 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 516 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 938 кеше савыккан, узган тәүлектә — 35 кеше.

Барлыгы 757 041 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 524 865 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев