Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 25, Чаллыда — 11, Аксубай, Әлмәт, Питрәч, Сарман районнарында — икешәр, Актаныш, Буа, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

10 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 957 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 660 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 29 кеше.

Барлыгы 1 033 025 кешегә прививка ясалган. Шулардан 896 036 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев