Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 47 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 20, Чаллыда — 18, Түбән Камада — 3, Арча, Тукай районнарында — икешәр, Әтнә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногрск, Мөслим, Чирмешән һәм Чистай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

29 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 823 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 165 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.
Барлыгы 801 857 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 578 905 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X