Татарстанда соңгы тәүлектә 53 кеше короновирус йоктырган
Алабугада бу көннәрдә COVID-19 белән авыручылар юк.
5 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән барлыгы 8649 кеше чирләгән.
Короновирус белән авыручы 8 кеше хастаханәгә озатылган, 45 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 , 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 9, 70тән 80 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.
Казанда — 40, Чаллыда — 3, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
5 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 85649 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7676 кеше савыккан, узган тәүлектә — 32 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев