Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 57 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Барлыгы 68 418 кеше вакцина ясаткан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 57 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
25 кеше хастаханәләргә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 17, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 21, Яр Чаллыда — 9, Биектау һәм Түбән Камада дүртәр кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Әлмәт, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында өчәр очрак расланган. Югары Ослан, Лениногорск районнарында икешәр очрак ачыкланган. Лаеш, Менделеевск, Теләче районнарында берәр очрак ачыкланган.

20 февральдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 17 543 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 163 кеше савыккан, узган тәүлектә — 68 кеше.

Барлыгы 68 418 кеше вакцина ясаткан (көненә 3 394 кешегә арткан), шул исәптән 40 575 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев