Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 71 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Барлыгы 43 102 кеше вакцина ясаткан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 71 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
30 кеше хастаханәләргә озатылган, 41 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 14, 50дән 60 яшькә кадәр — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 26, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 30, Яр Чаллыда — 11, Буада 6 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Актаныш, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама районнарында өчәр очрак расланган. Нурлат һәм Питрәч районнарында икешәр очрак ачыкланган. Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Балык Бистәсе, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

14 февральдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 17 167 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 695 кеше савыккан, узган тәүлектә — 13 кеше.

Барлыгы 43 102 кеше вакцина ясаткан (көненә 2 279 кешегә арткан), шул исәптән 8 839 кеше икенче дозаны алган. 81 122 доза вакцинаның 53,1 проценты кулланылган.

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев