Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 75 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8464 кеше савыккан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
15 кеше хастаханәләргә озатылган, 60 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 9, 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 21, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә — дүртәр, Биектауда 3 очрак расланган. Алексеевск, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарында икешәр очрак теркәлгән. Аксубай, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим районнарында берәр очрак ачыкланган.
22 ноябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 9700 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8464 кеше савыккан, узган тәүлектә — 43 кеше.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев