Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 85 кеше короновирус йоктырган

Алабугада СOVID-19 белән авыруның 1 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 13, 60тан 70 яшькә кадәр — 22, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр 9 очрак ачыкланган.
Казанда — 32, Нурлатта — 10, Чаллыда — 7, Арчада — 5, Алексеевск, Апас, Лаеш, Тукай районнарында — 3шәр, Аксубай, Балтач, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама районнарында — 2шәр, Әлмәт, Буа, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Тәтеш, Чистай, Ютазы районнарында берешәр кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
2 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 217 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 720 кеше савыккан, узган тәүлектә — 97 кеше.
Спутник-V вакцинасы 13 мең 229 кешегә ясалган. Шулардан 2 мең 604 кеше икенче дозаны алган. Вакцинацияләүгә язылу өчен бердәм номер — 122.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев