Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Алабугада бер яңа очрак теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 29 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 29, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 6, 90 яшьтән өлкәнрәкләрдә 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 41, Чаллыда — 9, Түбән Камада — 5, Лениногорскида — 4, Яшел Үзәндә — 3, Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Мөслим, Балык Бистәсе районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш, Чистай, Ютазы районнарында 1шәр кеше коронавирус йоктырган.
24 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 мең 451 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 мең 855 кеше савыккан, узган тәүлектә — 98 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев