Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 97 кеше короновирус йоктырган

Алабугада кичә COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 97 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 28 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 , 30дан 50 яшькә кадәр — 34, 50дән 60 яшькә кадәр — 17, 60тан 70 яшькә кадәр — 28, 70тән 80 яшькә кадәр — 9 очрак ачыкланган.

Казанда — 48, Чаллыда — 11, Норлатта — 6, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында — 4шәр, Азнакай һәм Әлмәт районнарында — 3шәр, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында — 2шәр, Алексеевск, Баулы, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Минзәлә, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
18 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 11 975 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 445 кеше савыккан, узган тәүлектә — 29 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев