Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән 57 кеше авырган 

Алабугада бу көннәрдә COVID-19 белән авыручылар юк.

6 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән барлыгы 8706 кеше чирләгән.
Короновирус белән авыручы 11 кеше хастаханәгә озатылган, 46 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 5 , 30дан 50 яшькә кадәр — 19, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 12, 70тән 80 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.
Казанда — 27, Әлмәттә — 7, Түбән Камада — 6, Чаллыда — 5, Яшел Үзән, Кукмара, Саба районнарында икешәр, Алексеевск, Балтач, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнарында берешәр кеше йоктырган.
6 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8706 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7713 кеше савыккан, узган тәүлектә — 37 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев