Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 46 очрагы теркәлгән 

30 октябрьгә Татарстанда короновирус белән барлыгы 8374 кеше чирләгән.

Короновирус белән авыручы 6 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 , 30дан 50 яшькә кадәр — 25, 50дән 60 яшькә кадәр — 6, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак ачыкланган.
Казанда — 28, Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә — өчешәр, Норлат һәм Саба районнарында икешәр, Буа, Биектау, Лениногорск, Менделеевск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
30 октябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8374 очрагы теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7439 кеше савыккан, узган тәүлектә — 95 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев