Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада Сovid-19ны йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана. 

Казанда — 8, Чаллыда — 15, Әлмәт, Лаеш һәм Спас районнарында — 2шәр, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

17 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 999 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 141 кеше савыккан, узган тәүлектә — 53 кеше.

Спутник-V вакцинасы 197 765 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 4 850). Шулардан 114 425 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев