Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. 

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 3, 30дан 50 яшькә кадәр — 19, 50дән 60 яшькә кадәр — 5, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.

Казанда — 23, Чаллы һәм Яшел Үзәндә — 4шәр, Арча һәм Нурлатта- 3шәр, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә районнарында — 2шәр, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

10 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 485 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 118 кеше савыккан, узган тәүлектә — 89 кеше.

Спутник-V вакцинасы 95 200 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 1 606). Шулардан 40 882 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев