Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус белән авыруның 85 очрагы теркәлгән

Алабугада 2 кеше COVID-19 йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 14, 60тан 70 яшькә кадәр — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 47, Нурлатта — 7, Чаллы һәм Түбән Камада — 5, Кама Тамагында — 4, Биектау районында — 3, Буа, Алабуга, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында — 2шәр, Алексеевск, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 189 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 577 кеше савыккан, узган тәүлектә — 97 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 8 183 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 876 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы кайткан (кулланылган −60,9 %).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев