Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус инфекциясе йоктыруның 90 очрагы теркәлгән

6 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 865 очрагы теркәлгән.

COVID-19 инфекциясе йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 74 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 14, 30дан 50 яшькә кадәр — 37, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр 8 очрак ачыкланган.
Казанда — 58, Чаллыда — 10, Түбән Кама һәм Балык Бистәсендә — 6, Лаеш, Лениногорск һәм Питрәч районнарында — 2шәр, Азнакай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара районнарында 1шәр кеше коронавирус йоктырган.
6 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 865 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9479 кеше савыккан, узган тәүлектә — 61 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев