Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә Сovid-19 белән 1 кеше авырган. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган. 

Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 14, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 17, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 22, Чаллыда — 8, Нурлатта — 5, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында — 3шәр, Арча, Бөгелмә һәм Биектау районнарында — 2шәр, Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 600 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 216 кеше савыккан, узган тәүлектә — 53 кеше.

Спутник-V вакцинасы 71 247 кешегә ясалган. Шулардан 13 580 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев