Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 очрагы теркәлгән

Алабугада яңа авыручылар юк. 

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 10 , 30дан 50 яшькә кадәр — 35, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 59, Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Түбән Кама районында — 4шәр, Норлат районында — 3, Лениногорск районында — 2, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
29 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 255 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9000 кеше савыккан, узган тәүлектә — 88 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев