Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 9, 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 17, 70тән 80 яшькә кадәр — 15, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 45, Нурлат районында — 9, Чаллыда — 6, Алексеевск, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай районнарында — 3шәр, Әлмәт, Буа, Зәй районнарында — 2шәр, Аксубай, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

25 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 538 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 950 кеше савыккан, узган тәүлектә — 95 кеше.

Спутник-V вакцинасы 10 742 кешегә ясалган. Шуларның 1958е икенче дозаны алган. 

Барлыгы вакцинаның 13 442 комплект дозасы кайткан (кулланылган 79,9 %).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев