Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 49 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе белән яңа авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 23, Чаллыда — 9, Тукай районында — 7, Алексеевск, Әлки, Баулы, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

26 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 217 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 167 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 60 кеше.

Барлыгы 977 393 кешегә прививка ясалган. Шулардан 819 345 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев