Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 50 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 28, Чаллыда — 13, Минзәлә һәм Чистайда — икешәр, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

3 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 610 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 403 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 45 кеше.

Барлыгы 1 007 391 кешегә прививка ясалган. Шулардан 861 468 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев