Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 24, Питрәчтә — 3, Спас районында — 2, Чаллы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 133 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 234 кеше савыккан, узган тәүлектә — 33 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 209 631 кешегә прививка ясалган (ялларда 4 735 кешегә арткан). Шуларның 129 061е прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X