Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 37 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 11, Чаллыда — 6, Яшел Үзән һәм Минзәләдә — 3шәр,Әлмәт һәм Түбән Камада — 2шәр, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

2 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 493 очрагы теркәлгән, бер атнада — 258 очрак.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 510 кеше савыккан, узган тәүлектә — 91 кеше, бер атна эчендә — 509 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 141 628 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 001 кешегә арткан). Шуларның 92 556сы икенче прививка ясаткан. 

Бер атна эчендә 19 547 кешегә прививка ясалган, шуларның 15 554е вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев