Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 48 кеше короновирус йоктырган

Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 19, Чаллыда — 13, Әлмәт һәм Менделеевскта — 3шәр, Яшел Үзәндә - 2, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Ютазы районнарында — берешәр кеше йоктырган.

20 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 975 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 769 кеше савыккан, узган тәүлектә — 57 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 111 869 кешегә прививка ясалган (көненә 1 709 кешегә арткан), шулардан 69 422 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев