Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 28 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 3, 30дан 50 яшькә кадәр — 11, 50дән 60 яшькә кадәр — 5, 60тан 70 яшькә кадәр — 19, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 18, Чаллыда — 12, Яшел Үзәндә — 8, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районнарында — 2шәр, Әлмәт, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Минзәлә районнарында берешәр кеше йоктырган.

25 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 819 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 336 кеше савыккан, узган тәүлектә — 103 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 73 750 кешегә прививка ясалган. Шулардан 13 620 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. Вакцина ясалган кешеләрнең 46 проценты 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев