Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 65 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада кичә COVID-19 белән 1 кеше авырган. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 65 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 29 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 15, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 13, 80нән 90 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган.

Казанда — 32, Чаллыда — 6, Түбән Камада — 4, Лаеш районында — 3, Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Норлат, Питрәч һәм Тукай районнарында — 2шәр, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Яңа Чишмә, Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

16 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 302 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 782 кеше савыккан, узган тәүлектә — 78 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 48 204 кешегә прививка ясалган. Шулардан 9 242 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев