Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 72 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада кичә COVID-19 белән 1 кеше авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 72 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 38 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 10, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 25, 70тән 80 яшькә кадәр — 13, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 36, Чаллыда — 10, Түбән Кама һәм Нурлатта — 4шәр, Югары Ослан һәм Яшел Үзәндә- 3 шәр, Алексеевск, Буа, Тукай районнарында — 2шәр, Әлмәт, Чүпрәле, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

12 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 026 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 632 кеше савыккан, узган тәүлектә — 83 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 35 125 кешегә прививка ясалган. Шулардан 6 135 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 81 122 комплект вакцина дозасының 43,3 % кулланылган.

103 вакцинация пункты эшли.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев