Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын бер пациент COVID-19дан вафат булган

Татарстанда бу инде коронавирус инфекциясеннән үлүнең унҗиденче очрагы.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 16 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 8 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган. 
Казанда — 21, Яр Чаллыда 7 кеше коронавирус йоктырган. Аксубай, Әлмәт, Биектау, Лаеш районнарында икешәр очрак ачыкланган. Балтач, Зәй һәм Саба районнарында берәр очрак теркәлгән. 
3 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4673 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3510 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 38 кеше.
Татарстанда тагын бер пациент COVID-19дан вафат булды. Татарстанда бу инде коронавирус инфекциясеннән үлүнең унҗиденче очрагы.
Күрше автошәһәрдә яшәүче 69 яшьлек ир-ат мәкерле авыру корбаны булган. Июнь башында ул 5нче номерлы хастаханәгә коронавирус инфекциясенең уртача авырлыктагы формасы һәм пневмония белән салына. Элегрәк пациент көчле миокард инфарктын һәм йөрәкнең ишемик авыруын кичергән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев