Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын ике кеше COVID-19дан вафат булган

Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 35 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 10 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 15 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 19, Яшел Үзәндә — 4, Яр Чаллыда 3 кеше коронавирус йоктырган. Актаныш районында ике очрак ачыкланган. Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән. 
11 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4964 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3835 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 68 кеше. 
Татарстанда тагын ике кеше COVID-19дан вафат булды. 1942 елда туган Казанда яшәүче ир-ат 6 июньдә авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә салына. Авыру пациентның йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авырулары нәтиҗәсендә катлаулана. 11 июньдә реанимация бүлегенә күчерелә. 16 июньдә пациентның хәле кискен начарлана, йөрәге тибүдән туктый. 
20 июньдә Чистай үзәк район хастаханәсенә 1952 елда туган хатын-кыз хастаханәгә салына. Аның хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган. 26 июньдә аның йөрәге тибүдән туктый.
Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев