Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ташламага ия булучыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр

Инвалидлар, ветераннар һәм фаҗигаләрдә зыян күрүчеләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүнең яртысын дәүләт түләячәк.

2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар бирү өчен федераль бюджеттан Татарстанга 2 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның тиешле күрсәтмәсе Хөкүмәт сайтында бастырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күрүче гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентын түли, ә сумманың калган яртысы федераль бюджет хисабына каплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев