Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт ала

Табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан инде 11 ел үткәрелә.

19 апрельдә Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт ала. Акция ике этапта узачак: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр.

Акция барышында урманнарны чистартачаклар, аншлаглар һәм ял итү урыннары төзекләндереләчәк.

Табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан инде 11 ел үткәрелә. 

2019 елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында торак пунктлар тирәсендәге, автомобиль юллары һәм трассалар буйларындагы участоклар чистартылды. Акциядә 14 меңгә якын кеше катнашты. Шулай ук 450дән артык мәгълүмат щиты, аншлаглар, ял итү урыннары ремонтланды һәм 17 чишмә төзекләндерелде.

2020 елда пандемия аркасында акция үткәрелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X