Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тәүлек эчендә 23 коронавирус очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
1 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 8 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 16, Әлмәттә 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Баулы, Буа, Лениногорск, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән. 
13 сентябрь Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6835 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5636 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 18 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев