Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тәүлек эчендә 26 коронавирус очрагы ачыкланган

Иң күп авыручылар Татарстан башкаласында.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 26 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган. 
Казанда — 16, Апаста 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән. 
11 сентябрь Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6787 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5602 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 10 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев