Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тәүлек эчендә 73 кеше короновирус йоктырган 

Алабугада соңгы тәүлектә COVID-19 белән 1 авыручы теркәлгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә COVID-19 белән авыруның 73 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 9 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8 , 30дан 50 яшькә кадәр — 27, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 19, 70тән 80 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.
Казанда — 45, Чаллыда — 6, Әлмәт һәм Югары Ослан районнарында өчешәр, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Саба районнарында икешәр, Азнакай, Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
23 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9773 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8527 кеше савыккан, узган тәүлектә — 63 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев