Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда төнге вакытның дәвамлыгына сизелерлек үзгәрешләр керә

Татарстан парламентарийлары төнге вакытны - эш көннәрендә - кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке сәгать уннан иртәнге сәгать тугызга кадәр билгеләргә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары төнге вакыт кысаларын яңача билгеләргә тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан парламенты утырышында "Гражданнарның тынычлыгын саклау һәм төнге вакытта тынлык турында" ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын караганда билгеле булды.

Татарстан парламентарийлары төнге вакытны эш көннәрендә - кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке сәгать уннан иртәнге сәгать тугызга кадәр билгеләргә тәкъдим итә.

Билгеле булганча, "Гражданнарның тынычлыгын саклау һәм төнге вакытта тынлык турында" ТР Законы буенча, Татарстанда төнге вакыт бөтен көннәр өчен бер төрле булып, кичке сәгать унбердән иртәнге сәгать алтыга кадәр дип билгеләнгән иде. Ә Федераль законда төнге вакыт төшенчәсе кичке уннан башлана һәм иртәнге алтыда тәмамлана.

Татарстан Республикасында төнге вакытның Федераль законда күрсәтелгәнгә караганда соңрак башлануы гражданнарда ризасызлык уяткан. Мәсәлән, Д.А.Фролов ТР Конституция судына мөрәҗәгать иткән. Федераль законда төнге вакытның дәвамлыгы эш көннәрендә - сигез сәгать, ял һәм бәйрәм көннәрендә унбер сәгать булуы билгеләп үтелә. Закон чыгаручылар фикеренчә, төнге вакыт гражданнарның сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокукларын һәм закон тарафыннан билгеләнгән ихтыяҗларын саклауның өстәмә гарантиясе булып тора.

Депутат Илсур Сафиуллин, моңарчы гамәлдә булган "тынлык вакыты чикләре белән яңа тәкъдим ителә торганнары арасында нинди аерма булуы турында сорау биреп, иртән сәгать алтыда уятканчы, җидедә уяту мантыйкка күбрәк туры килүен әйтте. Аңа икенче укылышка тәкъдимнәр белән чыгарга тәкъдим ителде.

Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев