Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшли башлады

Сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү эшенә керешәләр.

Татарстанда бүгеннән 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Мондый мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев җиткерде.
Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, сайлауларны оештыруда 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2806 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән 46 сайлау комиссиясе сайлаучыларның вакытлыча тору урыннарында эшләячәк.
Сайлаучылар «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча тавыш бирү өчен участок сайлау комиссиясенә гариза бирә алалар.
Участок сайлау комиссиясе документларны 8 сентябрьгә кадәр кабул итәчәк.
Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына сайлаулар һәм Алабуга районы буенча республика Дәүләт Советына депутат сайлау, шулай ук массакүләм муниципаль сайлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев