Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда уку ел башыннан 90 мәктәп укучысы коронавирус йоктырган

Хәзер республикада аерым укучы сыйныфлар юк.

Уку елы башыннан Татарстанда 87 студент, 90 укучы һәм 163 укытучыда Covid-19 вирусы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Авдонина сүзләренчә, беренче сентябрьдән 90 укучы, 87 студент, 163 педагог авырган. Чыганакларның гомуми саны 340ка җиткән. Әлегә бу чирек башыннан бер генә яңа очрак та күзәтелмәгән.

Яңа коронавирус инфекциясенең 336 чыганагы ябылган инде. Республика Роспотребнадзор контролендә чирнең дүрт очрагы бар, күзәтүнең соңгы вакыты булып 15 гыйнвар тора.

ОРВИ симптомнары һәм температура югары булу сәбәпле, узган тәүлектә 58 бала укырга кертелмәгән. 1 сентябрьдән өйгә яки поликлиникага барлыгы 10 904 укучы озатылган.

Любовь Авдонина хәзер Татарстанда аерым укый торган сыйныфлар юк, барысы да көндез бергә укый, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев