Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда урын өстендә ятучы өлкән кешеләрне карау буенча пилот проекты эшли башлаячак

Әлеге проект республикада 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Апрель уртасыннан Татарстанда «Сиделка» сынау проекты эшли башлаячак. Өлкән яшьтәге һәм йөри алмаучы кешеләргә өйдә хезмәт күрсәтәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ«хәбәр итә.

Сынау проекты республикада 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Быел ул апрель уртасыннан эшли башлый. Хезмәтләр барысы да бушлай күрсәтеләчәк. Урын өстендә ятучы кешеләр белән махсус белем алган кешеләр — сиделкалар эшләячәк. 

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты ярдәмендә ТРда өлкәннәрне озак вакытлы карау системасы буенча актив эш алып барыла. 2019 елда сынау проекты республиканың кайбер төбәкләрендә эшләтеп җибәрелде. Хезмәтне бушлай, өлешчә түләү яки түләүсез алырга була. Түләү күләме инвалидның яки өлкән кешенең уртача кеременә бәйле.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев