Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә 21 коронавирус очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар юк.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 21 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 9 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда 18 кеше коронавирус йоктырган. Яшел Үзән, Кукмара, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән. 
23 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7065 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5959 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 36 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев