Татарстанда узган тәүлектә 22 коронавирус очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар юк.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
3 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 5 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 9, Буада — 4, Югары Осланда — 2, Яшел Үзәндә 2 кеше коронавирус йоктырган. Апас, Арча, Биектау, Нурлат, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
24 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7087 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5999 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 40 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев