Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә 25 коронавирус очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6005 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 6 кеше.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
2 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 7 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 19, Лаешта 3 кеше коронавирус йоктырган. Бөгелмә, Югары Ослан, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
25 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7112 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6005 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 6 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев