Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә 30 яңа COVID-19 очрагы расланган

Алабуга районында узган тәүлектә яңа очраклар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 3 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. 
Казанда 15 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында икешәр очрак ачыкланган. Азнакай, Арча, Биектау, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат районнарында берәр очрак теркәлгән. 
10 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5902 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4750 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 7 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев