Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана. 

Казанда — 11, Чаллыда — 12, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында икешәр, Аксубай, Буа, Лениногорск, Сарман һәм Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

8 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 738 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 712 кеше савыккан, узган тәүлектә — 19 кеше.

Спутник-V вакцинасы 272 385 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 4 530). Шулардан 190 568 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев